Чаллыда мәктәп укучыларының «Экология, шәһәр һәм без» экологик конференциясе узды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Чаллының 4нче экологик-биологик үзәгендә Татарстанның шәһәр һәм районнарының 5-11 сыйныф укучылары өчен «Экология, шәһәр һәм без» дигән фәнни-гамәли экологик конференция булып узган. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә чакырылган иде.

Конференция кысаларында 45 тикшеренү эше тәкъдим ителде. Яклауга 32 эш кертелгән, алар 3 секциягә бүленгән: «Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе», «Шәһәр һәм су экологиясе» һәм «Гомуми экология». Секцияләр кысаларында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, конференциядә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International