Яңа ел алдыннан инспекторларыбыз иң яхшы Яңа ел уенчыгына бәйге игълан итәләр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының  Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 4 яшьтән алып 11 яшькәчә балаларны «Яңа ел экоуенчыгы» һәм «Яңа ел композициясе» дигән шәһәр иҗат  бәйгеләрендә катнашырга чакыралар.

Бәйге эше теләсә нинди техникада башкарылырга мөмкин,  тик экология һәм Яңа ел темасына туры килергә тиеш:

- Яңа ел шарлары, кар бөртекләре һ.б.,

- 2023 ел символы,

- икенчел чималдан яңа ел уенчыклары.

Гаризаны һәм иҗади эшләрен  15 декабрьгә кадәр Азнакай шәһәре, Шоссе урамы, 6 йорт адресы буенча, эш көннәрендә 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр  бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номеры буенча белергә була: 8(85592) 51-3-48.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар сертификатлар яисә җиңүче дипломы һәм Яңа ел призлары алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International