Һәр көн өчен экокиңәшләр. Түбән Кама һәм Актаныш районнары укучылары дөньяны ничек яхшырак итәргә икәнен белделәр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Файдалы экогадәтләрнең мөһимлеге, калдыкларны аерым җыю һәм икенчел чималны файдалану турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы һәм Кама буе территориаль идарәләре экологлары сөйләде. Түбән Каманың 25нче гимназиясе һәм 31нче мәктәп укучылары өчен Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре «Экология – әйләнә-тирәбездәге бар нәрсә» дигән темага  экодәресләр үткәрделәр. Дәрес барышында балаларга экогадәтләрнең планетаның һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенә ничек тәэсир итүен аңлаттылар. Экологлар әйләнә-тирә дөньяның мөһимлеге һәм калдыкларыбызның җиребезгә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр. Ә Иске Кормаш балалар бакчасына йөрүче сабыйларга Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары уен формасында һәр көн өчен файдалы экокиңәш бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International