Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Нурлат районының «Буратино» балалар бакчасы балалары өчен экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.
Экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатьне сакларга һәм яз, җәй, көз һәм аеруча салкын кышларда табигать дусларыбыз турында кайгыртырга кирәклеген аңлаттылар. Балалар чүп-чарны сортларга аерырга өйрәнүләре, урман утырту буенча өмәләрдә һәм акцияләрдә катнашулары турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында сабыйлар , гадәттәгечә, табигатьне саклау ведомствосыннан экологик тематикага буяу китаплары алдылар.