Александр Шадриков: «Сез - безнең ярдәмчеләребез һәм фикердәшләребез!» Бүген Экология министрлыгы «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне игълан итте

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның иң яхшы укучылары - иң күп сандагы чүплекләрне һәм батарейлар җыю акциясендә җиңүчеләрне ачыклаган экологлар ярдәмчеләрен бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ паркта бүләкләделәр. Биредә 2022 елда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясадылар.

«Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» - җиңүчеләр бер генә түгел, ике генә түгел, хәтта өч тә түгел, ә 50 гә якын! Чөнки «Мәктәп экопатруле» конкурсында беркемне дә игътибарсыз калдырмас өчен номинацияләр күп.

Бүләкләү тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин, Казан районара табигать саклау прокуроры Денис Александров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашты.

Конкурс кунакларын һәм призерларын ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. «Быел конкурска 3262 заявка килгән! Безнең өчен бу сезнең активлыгыгызның иң яхшы күрсәткече. 300 заявка җибәргән егетләр бар! Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки сез безнең ярдәмчеләребез генә түгел, сез-безнең фикердәшләребез. Экология – безне берләштерә!». Александр Шадриков табигатьне саклауда актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы Татарстан Республикасында 2014 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә укучылардан экологларга 39 меңнән артык чүплек турында хәбәр алынды.

Бүген дә 50дән артык җиңүче бүләк алды. Бүләкләр арасында телефоннар, ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар һәм телескоплар бар. Казан, Түбән Кама һәм Сарман районнары укучылары иң актив булдылар.

«Мәктәп экопатруле-2022» конкурсында җиңүчеләр:

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Галиев Кәрим Эдуард улы

 «Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 класслар: Сәлахетдинов Ринат Рамил улы һәм Галиева Самирә Эдуард кызы.

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Әшрәпов Таһир Зөфәр улы һәм Борһанова Эльвина Ленар кызы.

 «Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Сафиуллина Алсу Фәрит кызы һәм Хәннанов Азамат Илнур улы.

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 класслар: Хәмитова Динара Марат кызы һәм Хәннанова Азалия Илнур кызы.

 «Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Прохоров Артем Александрович һәм Сафиуллина Энҗе Фәрит кызы.

«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясендә Түбән Кама шәһәре җиңүче булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International