Экология министрлыгы батарейкалар җыю акциясендә җиңүчеләрне бүләкләде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Иң күп батарейка җыйган Татарстанның иң яхшы мәктәп укучыларын һәм иң актив мәктәпләрен Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Шуны да искәртик: Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә дә эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча конкурс 2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Дюраселл Раша»ҖЧҖ арасында төзелгән Татарстан Республикасында калдыкларны аерым җыю, җыю һәм утильләштерү системасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында уза.

2019 елдан республика укучылары 100 тоннадан артык батарейка җыйдылар, алар утильләштерүгә тапшырылды.

Быел 18 җиңүче бүләкләр алды. Иң активлары-Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнары укучылары.

Җиңүчеләр турында тулырак:

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын-1-4 сыйныфлар арасында: Софья Андреева-Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицее. Ул берүзе 201 кг батарейка җыйды.

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урынны 5-8 сыйныфлар арасында: Савелий Петин – «Советлар Союзы Герое Х. Заманов исемендәге Актаныш кадетлар интернат-мәктәбе», 147,5 кг. җыйды.

«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын-9-11 сыйныфлар арасында: Вадим Шәфыйков-Түбән Кама районының  Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиясе -96,5 кг.

«Иң актив мәктәп  (шәһәр округы) » номинациясендә беренче урында-  Чаллы шәһәренең 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе -516,5 кг.

«Иң актив мәктәп  ( авыл округы) » номинациясендә беренче урында - Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе - 325 кг.

Иң яхшы укучылар һәм мәктәпләр ел саен кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International