Бүген «Адымнар» полилингваль комплексының 2 «Н» сыйныфы егетләре натуралистлар сафын тулыландырды. Яшь активистлар очраклы рәвештә экологик хәрәкәткә кушылмады-ата-аналар һәм укытучылар белән бергә алар чүп-чарны аерып җыялар, өмәләрдә һәм башка экоакцияләрдә катнашалар, агачлар утырталар һәм кече кардәшләребез турында кайгырталар.
Яшьләрне котларга бүген Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин һәм экология министрлыгы инспекторы Нәргизә Галимова килгән иде. Алар балаларга экологик конкурслар һәм акцияләр турында сөйләделәр, укучыларга табигатьне саклау буенча булган эшләрдә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.
«Сезнең зур җаваплылыгыгыз бар, чөнки мәктәбегездә сез беренче юннатлар, шуңа күрә сез табигатьне сакларга тиеш. Сез һәркем өчен үрнәк булырга тиеш!» - дигән үгет-нәсихәт бирде укучыларга Рөстәм Фәрхуллин.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек «Юнармия» һәм яшь натуралистлар хәрәкәте арасындагы бәйләнеш кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Чара шул исәптән «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешүгә дә ярдәм итәчәк.