29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда экологик куркынычсызлык өлкәсендәге мәсьәләләрне чишү өчен «Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге, Россия Фәннәр Академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге органик химия институты һәм Россия Фәннәр Академиясенең А.М. Прохоров исемендәге гомуми физика институты галимнәре берләшкән Россия Фәннәр Академиясенең «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» Консорциумы әгъзалары визиты узды.
30 ноябрьдә Россия Фәннәр Академиясенең А. Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтында узган Консорциум утырышында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия Фәннәр Академиясе президенты Геннадий Красников һәм Россия Фәннәр Академиясе вице-президенты Степан Калмыков катнашты.
Утырышта катнашучылар иң яхшы инновацион алымнарны кертеп, фәнни методлар нигезендә экологик проблемаларны хәл итүнең актуальлеген һәм мөһимлеген ассызыкладылар. Татарстан Республикасында мондый эшләр тәҗрибәсе уңай бәяләнде.
«Татарстанда фәнни үсешкә зур игътибар бирелә. Республикада кабул ителгән өстенлекләр нигезендә, аларның фәнни нигезләнеше идарә карарларын кабул итүне хәл итә.»- дип билгеләде үз чыгышында Александр Шадриков.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, «Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге, Россия Фәннәр Академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге органик химия институты һәм Россия Фәннәр Академиясенең А.М. Прохоров исемендәге гомуми физика институты арасында килешү имзаланды (Консорциум).
Килешү нәтиҗәсе булып, консорциум белән берлектә әзерләнгән проект документлары тора, алар хәзерге вакытта Россия Федерациясенең экологик үсеше һәм 2021 елдан 2030 елга кадәр климат үзгәреше өлкәсендәге федераль фәнни-техник программа кысаларында, шулай ук «Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү» юнәлеше буенча комплекслы фәнни-техник проектны формалаштыру кысаларында игълан ителгән. Проектлар Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланды.
Моннан тыш, Россия Фәннәр Академиясе ярдәмендә министрлык «Татарстан елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» проектын әзерләде. Пилот су объекты - Казансу елгасында эшләр быел башланды инде.
Россия география җәмгыяте һәм Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлары су җыю мәйданчыгын, гидрологик тикшеренүләрне, актив кар эрү чорында көн саен су пробаларын алуны тикшерделәр. Киләсе елда җыелган мәгълүматларга әйдәп баручы фәнни оешмалар, шул исәптән Россия Фәннәр академиясе институтлары кушылачак. Алга таба эш нәтиҗәләрен илнең башка су объектларына да күчерү планлаштырыла.
Шулай ук 2022 елның 21 апрелендә уртак эш кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Россия Фәннәр Академиясенең фәнни советы арасында глобаль экологик проблемалар буенча килешү имзаланды. Килешү предметы булып, озак сроклы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм төбәктәге экологик проблемаларны чишүгә һәм Татарстан Республикасы территориясендә табигый тирәлек торышына комплекслы мониторинг оештыруга юнәлтелгән уртак чараларны тормышка ашыру тора.
Инде хәзер үк Түбән Кама сәнәгать үзәгенең иң эре предприятиеләре фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруга гаризалар тапшырды («Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «ТГК-16» - «Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1)» АҖ филиалы,«ТАТШИНА» ҖЧҖ).
Фәнни эшләнмәләр калдыкларны утильләштерү, декарбонизация, җитештерүне яңарту, чыгарып ташлауларны чистарту кебек юнәлешләргә кагыла.