Чираттагы законсыз чүплек экологлар кисәтүе буенча бетерелде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Әлмәт шәһәренең мониторинг барышында «Мирас» спорткомплексы янында табигать законнарын бозулар ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 130 кв. м., күләме – 48 куб.м.

Әлмәт районы Башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелде, территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелде.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә була:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru  электрон почта аша;

- интернет аша кабул итү бүлмәсендә - http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- өстәмә элемтә каналлары буенча -  WhatsApp һәм телеграм +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International