Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары экология дәресләрен башлап җибәрделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Баулы шәһәрендә яшәүче бер кешедән Баулы елгасында буа ясап куюы турында мөрәҗәгать алынган.
Катнашуы бик гади – табигать, җәмгыять, кешеләр өчен файда китерәчәк игелекле эш эшләгез. Бу өмәдә катнашу, урман утырту, чишмәләрне төзекләндерү, ишегалдын чистарту, кошлар өчен җимлек ясап элү һәм сезнең тирәдәге кешеләргә рәхәтлек китерерлек нәрсәләр булырга мөмкин. Иң мөһиме– безнең дөньяны чистарак, яхшырак, игелеклерәк итәргә омтылу.
Дәүләт инспекторлары карны вакытлыча саклау урыннарын тикшерде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы федераль статистик күзәтүнең еллык формалары буенча мәгълүматларны үз вакытында тапшыру зарурилыгы турында искәртеп уза.
Бүген Казанда яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачыла. Тапшырганчы, ботакларны җылтыннардан һәм бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк. Сезнең чыршылар хайваннар һәм кошлар өчен – түшәмә, кәҗәләр өчен азык булып хезмәт итәр.
Әлки районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Карга авыл җирлегендә законсыз ком-вак таш катнашмасы чыгару эзләренә төштеләр.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.
Елны «ЭКОликбез» рубрикасыннан башлап җибәрәбез, анда без файдалы экологик гадәтләр, экология өлкәсендәге кызыклы фактлар һәм яңалыклар турында сөйлибез.