Вакытлыча кар туплау урыннары 40-50% дәрәҗәсендә тулган

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт инспекторлары карны вакытлыча саклау урыннарын тикшерде.

Кышкы чорда Казан шәһәре территориясендә 10 вакытлыча кар куеп тору урыны килештерелгән, соңыннан аларны кар эретү буенча гамәлдәге 7 шәһәр пунктына чыгарырга һәм утильләштерергә кирәк. Карны вакытлыча куеп тору урыннары Киров һәм Мәскәү районнарында (2 урын), Вахитов һәм Идел буе районнарында (3 урын), Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында (1 урын), Совет районында (4 урын) урнашкан. Республика районнарында шулай ук карны куеп тору өчен вакытлыча урыннар каралган.

Министрлыкның дәүләт инспекторлары карны вакытлыча куеп тору урыннарын тикшерделәр, тикшерү нәтиҗәләре буенча аларның кайберләренең 40-50% дәрәҗәседә тулган.

11 гыйнварга Министрлыкка муниципаль территорияләрдә рөхсәтсез кар ташлау турында 31 мөрәҗәгать алынды, шуларның 18е – карны Казан шәһәренең яшел зонасында урнаштыру турында, алар, кайсы ведомствога каравына бәйле рәвештә, Административ-техник инспекция идарәсенә җибәрелде. Ачыкланган бозулар буенча 10 кисәтү бирелгән, аларны үтәү вакыты тәмамланмаган, 3 факт буенча бозулар бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International