2023 елны игелекле эшләрдән башлыйбыз! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрә

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Катнашуы бик гади – табигать, җәмгыять, кешеләр өчен файда китерәчәк игелекле эш эшләгез. Бу өмәдә катнашу, урман утырту, чишмәләрне төзекләндерү, ишегалдын чистарту, кошлар өчен җимлек ясап элү һәм сезнең тирәдәге кешеләргә рәхәтлек китерерлек нәрсәләр булырга мөмкин. Иң мөһиме– безнең дөньяны чистарак, яхшырак, игелеклерәк итәргә омтылу.

Флешмобта катнашу өчен фотога төшерегез яки видеоролик яздырыгыз, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битегезгә куегыз,  #ЭстафетаДобра #минэкологиирт хэштегларын куегыз һәм, постта билгеләп, эстафетаны башка катнашучыга тапшырыгыз. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Иң кызыклы роликлар һәм фотографияләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми аккаунтларында басылачак, ә иң күп лайк җыйган авторлар призлар алачак.

Яхшылык алсаң – исеңдә калдыр, ә эшләгән яхшылыгыңны – оныт! Әйдәгез, башкалар башкарган эшләрдән рәхмәт көтеп утырганчы, ә бергәләшеп рәхмәтле булырга өйрәник.  

Яхшылык яхшылыкка әверелә, бары тик ул эчкерсез һәм риясыз башкарылса гына, ә экология безнең барыбызны да берләштерсен иде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International