Яңа елда – яңа дәресләр!

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары экология дәресләрен башлап җибәрделәр.

Быел беренче экодәресне Әгерҗе районында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приюты укучылары өчен үткәрде.

Министрлык белгечләре чүпне сортлауның мөһимлеген искә төшерделәр һәм калдыкларның төрләре турында сөйләделәр: кайсысын эшкәртеп була, кайсыларын эшкәртеп булмый. Балалар кәгазь касәләр, обойлар, чеклар һәм башка шундый калдыкларны эшкәртеп булмавы турында белделәр. Балалар Яңа елга яңа файдалы белемнәр белән керделәр, һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез калмады. Һәркемгә истәлеккә буяу китапчыклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International