Барысы да эшкә чыкты, ә өйдә чыршы коеламы? «ЭКОликбез» рубрикасы кысаларында без чыршыны чүплеккә ыргытмыйча, аны ничек итеп эшкә җигәргә кирәклеген сөйләрбез

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачыла.  Тапшырганчы, ботакларны җылтыннардан һәм бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк. Сезнең чыршылар хайваннар һәм кошлар өчен – түшәмә, кәҗәләр өчен азык булып хезмәт итәр.

Кабул итү пунктлары 31 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшли:

- Гадел Кутуй урамы, 160 йорт 

- Җиңү Проспекты, 141 йорт 

Ә 25 гыйнварга кадәр чыршыны «Мега» сәүдә үзәгендә Кышкы бульварда тапшырырга мөмкин. Эшкәртелгән агачлар йомычкага әверелеп, Горки-Әмәт урманындагы кышкы юлларны каплаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International