ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы федераль статистик күзәтүнең еллык формалары буенча мәгълүматларны үз вакытында тапшыру зарурилыгы турында искәртеп уза. №4-ЛС «Эчәргә яраклы һәм техник җир асты суларын чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүматлар» һәм №2-ЛС «Каты файдалы казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүматлар» формалары буенча статистик хисапларны – 2023 елның 20 гыйнварына кадәр, ә № 5-гр«Каты файдалы казылмалар запасларының торышы һәм үзгәрүе турында мәгълүматлар» формасы буенча дәүләт статистик хисаплылыгын 2023 елның 5 февраленә кадәр тапшырырга кирәк.
Сезгә уңайлы булсын өчен, Экология министрлыгы сайтында Җир асты байлыкларыннан файдаланучы белешмәлеге, №4-ЛС формасы буенча статистик хисаплылыкны тутыру һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында оешманың шәхси кабинетын булдыру буенча аңлатма урнаштырылган.
Файлларны чыгартып алу өчен сылтама: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm.