Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе адресына гражданнардан рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Ул урын Тукай районы Подсолнухи поселогына таба Ремонтный проезд урамыннан чыккан өлештә урнашкан булган. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча урынга чыкканнар.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде.
Ведомство предприятие оештырган стационар контроль постыннан һаваның сыйфат күрсәткечләре турында мониторинг мәгълүматларын алачак.
«Һәр өченче татарстанлы – экологик чараларда актив катнашучы, безнең фикердәшебез!» – бу турыда бүген үз докладында экология министры Александр Шадриков сөйләде.
Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бер ел эчендә башкарылган эшләре турында хисап тотты.
«1998 елдан тулаем төбәк продукты 2,6 тапкыр үскәч, чагыштырма бәяләрдә Татарстанда атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруның гомуми күләме 21,4% ка кимеде», – дип хәбәр итте ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында. Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохитне саклауга җаваплы мөнәсәбәте турында сөйли. Аерым алганда, атмосфера һавасына карата.
Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында югары нәтиҗәле һәм экономияле катнаш дезинфектант «Хлор диоксиды һәм хлор» (натрий хлораты, аш тозы һәм күкерт кислотасы) алу буенча автоматлаштырылган станцияне тәкъдир иттеләр. «ДХ-100» станциясе эчә торган, суыту һәм агынты суларын чистарту һәм пычрату өчен кулланыла.
Бүген Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе ТР Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында экология буенча уртак хезмәт җимеше булган уку әсбабын күрсәтте. 2022 елда «Мәктәптә экология» проекты кысаларында 2 нче экология сыйныфы укучылары өчен «Яшел сукмак» һәм 6 нчы сыйныфларда укучылар өчен «Яшел Татарстан. Безнең тирәдәге үсемлекләр» әсбаплары булдырылды.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
2022 елда Татарстан Республикасы ESG-рейтингта (экологик, социаль һәм корпоратив идарә принциплары җыелмасы) экологик күрсәткеч буенча Россия субъектлары арасында 1 урынны алды.