Александр Шадриков: «Һәр өченче татарстанлы – экологик чараларда актив катнашучы, безнең фикердәшебез!»

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

«Һәр өченче татарстанлы – экологик чараларда актив катнашучы, безнең фикердәшебез!» – бу турыда бүген үз докладында экология министры Александр Шадриков сөйләде. Болар – Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе вәкилләре, «Чиста булачак» волонтерлары, республикабызның иң яшь экологлары – яшь натуралистлар һәм республиканың барлык битараф булмаган халкы. «Башкарыла торган эш нәтиҗәсендә республикада экология проблемаларына битараф булмаучылар саны арта. Экологик агарту эшен шул рәвешле колачлаганда хокук бозуларга карата шикаятьләр саны 5 ел эчендә 2 тапкырга кимеде», – диде ведомство башлыгы.

Республикада «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте актив үсә, катнашучылар саны хәзер 9600 кеше. Татарстанның яшь натуралистлар хәрәкәтендә 2000 катнашучы исәпләнә. Узган ел ТР Экология министрлыгы һәм «ЮННАРМИЯ» ВВПОД арасында имзаланган килешү кысаларында яшь натуралистлар хәрәкәтенә 37 меңнән артык яшь армияче кушылган. 2022 елда барлыгы 14 мең тыңлаучы өчен 527 агарту дәресе оештырылган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 103 нче экологик үзәк өчен белем бирү проекты тормышка ашырыла.

2022 елда Татарстан халкы «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче булды. 

«Татарстанлылар гамәли чараларда гына түгел, үзләренең экологик белемнәрен арттыруда да җиңү яулап киләләр. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы – Бөтенроссия экологик диктант җиңүчеләре саны буенча лидер. Шуңа күрә ике ай элек кенә Казан безнең илдә Экодиктант уздыруның төп мәйданчыгы булды», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International