ТР Экология министрлыгы «Казаноргсинтез» ГАҖ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Ведомство предприятие оештырган стационар контроль постыннан һаваның сыйфат күрсәткечләре турында мониторинг мәгълүматларын алачак.

«Казан органик синтез» предприятиенең санитар саклык зонасы чигендә атмосфера һавасының сыйфатын автомат рәвештә бәяләячәк өстәмә стационар экологик пост урнаштырырга планлаштыра. Инновацияләр КОС йогынтысы зонасында һава сыйфатын контрольдә тотуны нәтиҗәлерәк итәчәк.

«Ачыклык һәм диалогка әзер булу — социаль җаваплы бизнесны аера торган төп эш принциплары. «Казан органик синтез» белән конструктив хезмәттәшлек мисалында без предприятиенең әлеге диалогны киңәйтергә омтылуын күрәбез. Мәгълүмат алмашу безгә шәһәребез һәм республикабыз экологиянең көн тәртибе кысаларында үссен өчен нәтиҗәле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», —дип билгеләп үтте Татарстанның экология министры Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International