Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ведомство коллегиясендә бер елга йомгак ясый

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2022 елда Татарстан Республикасы ESG-рейтингта (экологик, социаль һәм корпоратив идарә принциплары җыелмасы) экологик күрсәткеч буенча Россия субъектлары арасында  1 урынны алды.

Соңгы биш елда республикада табигатьне саклау чараларына 51,8 млрд сум җибәрелгән.  58 млрд. сумлык ихтимал зыян булдырылмаган. 2 млн 300 мең кеше өчен яшәү шартлары яхшыртылган.

2022 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 14,7 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән, шуның 6,8 млрд сумы – предприятиеләр акчасы. Безнең республика күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора.

Коллегиянең туры эфирын сайтта карагыз: prav.tatarstan.ru. Коллегия 10.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International