Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе кысаларында «Татармультфильм» күргәзмәдә яңа уку әсбабын тәкъдим итте

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Татармультфильм»  иҗат берләшмәсе ТР Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында экология буенча уртак хезмәт җимеше булган уку әсбабын күрсәтте. 2022 елда «Мәктәптә экология» проекты кысаларында 2 нче экология сыйныфы укучылары өчен «Яшел сукмак» һәм 6 нчы сыйныфларда укучылар өчен «Яшел Татарстан. Безнең тирәдәге үсемлекләр» әсбаплары булдырылды.

«Яшел сукмак» – укучыларны экологиягә җәлеп итү өчен билгеләнгән басма. Инде таныш төп геройлар – Тимур һәм Алтынчәч – популяр мессенджерларда язышу рәвешендәге уку материалын тәкъдим итәләр. Материал 4 өлешкә бүленгән: «Үсемлекләр», «Кошлар», «Хайваннар», «Кеше». Һәрбер өлеш дүрт пар дәрестән тора. Шулай ук укучыларга сыйныфташлары белән берлектә ел дәвамында 4 проектны башкарырга тәкъдим ителә. Әсбап ахырында Татарстан картасы урнаштырылган, анда республиканың табигый истәлекле урыннары һәм терминнар сүзлеге билгеләнгән. Тышлыкның арткы ягында QR-код урнаштырылган, ул «Зелёный Татарстан» (зеленыйтатарстан.рф) порталына илтә. Бу – балалар өчен социаль челтәре, файдалы мәгълүмат, конкурслар һәм уеннар булган интернет-ресурс.

«Яшел Татарстан. Безнең тирәдәге үсемлекләр» – биологияне тирәнтен өйрәнү өчен белем йортлары һәм сыйныфлар өчен кулланма. Тематик план 6 нчы сыйныфның биология программасын, «Орлык каплаган үсемлекләрнең күптөрлелеге» курсын өйрәнүне исәпкә алып һәм Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә төзелгән. Уку әсбабының мөһим өлеше булып илкүләм-региональ компонент дәресләрендә Татарстан Республикасы үсемлекләре тормышы турындагы материалны һәм кызыклы фактларны өйрәнү тора. Кулланмада табигатьне саклау проблемаларына игътибар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, уртак эш кысаларында 2019 елда 1 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак» экологик-агарту басмасы, 5 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел Татарстан» уку ярдәмлеге чыгарылды, шулай ук «Зеленый Татарстан» республика тәрбия-мәгариф порталы http://зеленыйтатарстан.рф/ булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International