1998 елдан Татарстанда атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруның гомуми күләме 21,4% кимегән

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

«1998 елдан тулаем төбәк продукты 2,6 тапкыр үскәч, чагыштырма бәяләрдә Татарстанда атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруның гомуми күләме 21,4% ка кимеде», – дип хәбәр итте ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында. Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохитне саклауга җаваплы мөнәсәбәте турында сөйли. Аерым алганда, атмосфера һавасына карата.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда төбәктә атмосфера һавасының сыйфаты 121 күзәтү пунктында бәяләнгән, шул исәптән автомат станцияләрдә дә, тәүлек буе. Ел саен 4 миллионнан артык үлчәм үткәрүгә нигезләнгән мәгълүмат анализы һавада пычраткыч матдәләр концентрациясен ел саен арттырып җибәрүләрнең кимүен күрсәтә. «Узган ел ул кимеде һәм хәзер башкарылган үлчәүләрнең гомуми саныннан нибары 0,022% тәшкил итә», – дип аңлатты Александр Шадриков.

Атмосфера һавасының пычрануын күзәтүнең формалаштырылган территориаль системасы кысаларында, республиканың Экология министрлыгы атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 16 автоматик станциясе (АСКЗА) һәм 6 күчмә экологик лаборатория ярдәмендә күзәтүләр үткәрә. Автоматик станцияләр 36 төп һәм үзенчәлекле пычраткыч матдәне билгеләү буенча, шулай ук метеопараметрларны (атмосфера басымы, җил юнәлеше һәм тизлеге, һава температурасы) билгеләү буенча заманча приборлар белән җиһазландырылган. Лабораторияләр базасында 59 матдә буенча атмосфера һавасы пробаларына анализ ясала.

Моннан тыш, республикада күзәтү зонасын киңәйтү өчен республиканың эре сәнәгать предприятиеләре белән автоматик станцияләрдән мәгълүматларны үзара алмашу турында килешүләр төзелгән. «Сәнәгать предприятиеләренең катнашуы хисабына мониторинг челтәрен киңәйтү буенча да эш дәвам итә. «Татнефть» ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм ТАНЭКО белән килешүләр кысаларында безнең күзәтүләр челтәре 9 автоматик контроль станциясе мәгълүматларын тулыландыра. Быел гомуми системага «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «ТАИФ-НК» АҖ АСКЗА да тоташтыру планлаштырыла. «Казаноргсинтез» белән килешүне бүген үк имзалыйбыз. Бу эшкә җаваплы һәм социаль юнәлешле якын килүнең мисалы», – дип билгеләде ТР Экология министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International