Экологлар кисәтүе нигезендә чираттагы законсыз кар чүплеге бетерелгән

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе адресына гражданнардан рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Ул урын  Тукай районы Подсолнухи поселогына таба Ремонтный проезд урамыннан чыккан өлештә урнашкан булган. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча урынга чыкканнар. Табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Кар чүплегенең мәйданы – 120 кв. м., күләме – 75 куб. м. Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен белгечләр тарафыннан ТР буенча Росреестр идарәсенә гариза юлланган. Милекче участокны арендага биргән икән.

25.10.2001 ел, № 136-ФЗ белән расланган РФ Җир кодексының  13 һәм 42 статьясы нигезендә, арендатор җир кишәрлекләреннән файдаланганда шәһәр төзелеше регламентлары, төзелеш, экологик, санитар-гигиена, янгынга каршы һәм башка кагыйдәләрнең, нормативларның таләпләрен үтәргә, җир кишәрлекләрендә биналар, корылмалар төзүне, реконструкцияләүне шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнарга туры китереп гамәлгә ашырырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә җир кишәрлеген арендалаучыга кар чүплеген бетерү чараларын күрүгә юл куймау турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International