«ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эше нәтиҗәлелеген күрсәтте». Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ведомство эшенә бәя бирде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бер ел эчендә башкарылган эшләре турында хисап тотты. Йомгаклау хисабына чакырылучылар арасында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Идел төбәкара табигать саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь һәм башкалар бар иде. Коллегия башланганчы ук кунакларга яңа дәреслекләр – Экология министрлыгы һәм «Татармультфильм»ның уртак хезмәт җимеше тәкъдим ителде. Экология буенча уку әсбаплары Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән дөнья күрде. Шулай ук күргәзмәдә эчәргә яраклы, суыту һәм юынты суларны чистарту һәм зарарсызландыру өчен автоматлаштырылган станция тәкъдим ителде. Татарстанда сынала торган җайланма эчәргә яраклы су әзерләү өчен Алабуга шәһәренең «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан су каналында кертеләчәк.

Коллегияне табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков доклады ачты. Чыгыш башлаганда экология министры Министрлык эшенең төп векторын һәм бурычларын билгеләде – бу хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен эшләү.

«Экология буенча көн тәртибе халык арасында да көннән-көн актуальләшә бара. Социологик сораштыру нәтиҗәләре дә шуны раслый. Без аны 2022 ел ахырында үткәрдек. Респондентларның 81% артыгы экология проблемалары белән кызыксына. Сораштыру нәтиҗәләре буенча без нинди проблемаларның хәл ителүен һәм тагын нәрсә эшләргә кирәклеген күрдек», – дип билгеләде министр. Александр Шадриков кыскача гына Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эре проектларга тукталды – бу Казанның биологик чистарту корылмалары, Самосырово полигонының ләм басуларын рекультивацияләү, нефтьнең күл ятмаларындагы трубаларны демонтажлау. Бу эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында бара. Экологик чаралар республика бюджеты акчалары хисабына да инвестицияләнә. 2022 елда бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, кайбер чаралар «яшел акча» хисабына башкарыла. «Әлеге программа Татарстанда 2012 елдан бирле республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән эшли. 2022 елда бу максатларга 253 миллион җибәрелде. Узган елның 1 сентябреннән экологик чараларны финанслауның мондый системасы Россиянең барлык субъектлары өчен дә мәҗбүри», – диде Александр Шадриков, башкарма комитетлардагы җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итеп.

Республика территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга 311 лицензия гамәлдә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча инерт материаллары запаслары 116 млн кубометрдан артып киткән. Татарстан төзелешләрен инерт материаллар белән тәэмин итү өчен, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, комплекслы эш башкарылган. Әмма җир асты байлыкларыннан файдаланучылар законлы юлдан барырга ашыкмыйлар. Министр проблеманы билгеләде – кайбер подрядчылар үз провайдерлары турында мәгълүматны ачмыйлар, бу руда булмаган материалларны законсыз чыгаруга ярдәм итә ала.

Министрлык үз эшендә хәзер хокук бозуларны кисәтүгә һәм чикләүгә басым ясауны дәвам иттерә. Нәтиҗәдә, соңгы 5 елда ирекле тәртиптә төзәтелмәгән хокук бозулар саны 4 тапкырга диярлек кимегән һәм 2022 елда шундый 1632 очрак булган.

Коллегиядә шулай ук Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин һәм «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП директоры Марс Вәлиев докладлары тыңланды. Ведомство эшенә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлык коллективына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, Татарстан Президентының һәрвакыт экология мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Министрлыкның Түбән Кама индустриаль узелы территориясендәге эше ведомствоара эшче төркем форматында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Җитди фәнни ресурслар җәлеп ителде. 2022 елда Россия Фәннәр академиясенең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Экология министрлыгының эше федераль дәрәҗәдә дә сизелерлек булды. Бу –- сулыкларны һәм ярларны җыештыру буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясендә алынган 1 урын, «Ышанычлы партнер - Экология» бөтенроссия конкурсында җиңү – болар барысы да ведомство эшенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый», – дип йомгаклады сүзен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары. Ул коллективка киләчәктә дә уңышлар һәм һөнәри казанышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International