Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйләнә-тирәлекне саклауга зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимовка  республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүгә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» мактаулы исеме бирелде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш кертүе һәм республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүе өчен экология министрлыгы хезмәткәрләренә, аерым алганда, экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Кристина Бородулинага һәм Үзәк территориаль идарә консультанты Марат Сафинга Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Озак еллар намуслы хезмәте, табигый байлыкларны куллану, яңадан торгызу һәм саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен «Саба ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Илдус Талипов һәм «ЗЕЛЕНЫЙГОРОД116» ҖЧҖ директоры Илфат Миңнебаев РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл иткән өчен Төньяк территориаль идарәнең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең юрисконсульты Чулпан Һадиева  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Кама Аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Гайнетдиновага һәм планлаштырылган эшчәнлекне бәяләү бүлеге башлыгы Илназ Фәтхуллинга да  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Рәхмәте белдерелде.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә профессиональ эшчәнлектә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International