ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Түбән Кама шәһәренә мониторинг барышында, санкцияләнмәгән дүрт  кар өемен ачыкладылар.

Мамык мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Һава торышын фаразлаучы технологияләр» темасына «Цифр дәресе» узды. Бу дәресне Егор Тарнавский - Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе белгечләре  «Салават Күпере» микрорайонында һәм Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча иртәнге сәгатьләрдә һава торышын  тикшерергә чыктылар.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән темага экодәрес үткәрде.

«Әйләнә – тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану-безнең республика өчен өстенлекле бурычлар. Нәкъ менә аларның хәл ителешенә киләчәктә шәһәрләребезнең һәм тулаем илебезнең тотрыклы үсеше бәйле булачак»,-  бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Идел-Чулман  төбәкара идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.

Татарстанлылар изге эшләр белән 20 дән артык постны бастырды. Бүген дә без сезнең белән «Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучыларыннан видеоролик белән уртаклашырга телибез. Карагыз, алар күпме файдалы экологик эшләр башкарганнар инде.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген министрлыкның күчмә экологик лабораториясе янә «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыкты. Берничә көн дәвамында министрлык адресына бу микрорайонда  начар ис турында 20ләп мөрәҗәгать килде.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә Буаның 2нче лицееның 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.

Экология министрлыгының кайнар линиясенә Радужная, 3 нче йорт адреслары буенча бетон катнашмасы  түгелү турында мөрәҗәгать килде. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Пычратылган участокның мәйданы 23 кв. м тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International