Экологлар тиз арада Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрнең шикаяте буенча урынга чыктылар

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Экология министрлыгының кайнар линиясенә Радужная, 3 нче йорт адреслары буенча бетон катнашмасы  түгелү турында мөрәҗәгать килде. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Пычратылган участокның мәйданы 23 кв. м тәшкил итә.

«СТК Кедр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта  түгелгән урын чистартылды, территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International