Рәис Рөстәм Миңнеханов әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова белән фикер алышты

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары  министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов та катнашты. Очрашу барышында алга таба багланышлар, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү проектына да кагылдылар.

«Экология» илкүләм проектының «Идел елгасына куркыныч тудыручы, тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча рекультивация. Эшләр җитештерүнең заказчысы булып «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тора. Объектта даими һәм вакытлыча фильтрацион саклануны оештыру, ләм утырмасын күчерү һәм карталарны геотуб өчен әзерләү эшләре алып барыла. Объектның гомуми әзерлеге 48 % тәшкил итә. Гамәлгә ашыру вакыты - 2021-2024 еллар. Бу объектны бетерү белән 1 257 мең татарстанлының тормыш сыйфаты яхшырачак.

Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова эш визиты белән Казанга килде. Ул Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International