Экологлар Түбән Камада дүрт кар өемен ачыклады

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Түбән Кама шәһәренә мониторинг барышында, санкцияләнмәгән дүрт  кар өемен ачыкладылар.

Чистай урамында «Энергосила-НК» ҖЧҖ, «Нефтемонтажинжиниринг» ҖЧҖ һәм «Промкомплект» ҖЧҖ оешмалары янәшәсендәге территориядә законсыз кар түгү ачыкланган. Һәр чүплекнең мәйданы 180 кв. метрдан артык.. Шулай ук «ВаРус» автозаправка станциясе янәшәсендә 1нче сәнәгать урамы буенча да кар  өемнәре теркәлгән, чүплекнең гомуми мәйданы-119 кв. м.

Инспекторлар табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн эчендә тәртип бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International