Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә яшь тикшерүчеләр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә Буаның 2нче лицееның 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.

Экологлар укучыларга су пробаларын ничек сайлап алуларын һәм анализлауларын, суның катылыгы  турында һәм аны ничек билгеләргә кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Балалар шулай ук дистилляцияләнгән су турында да белделәр.

Экскурсия азагында укучылар экологларга эколаборатория эше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Барлык катнашучыларга истәлеккә экологик тематикага махсус буяу китаплары бүләк иттелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International