Бүген экологлар «Салават Күпере» торак комплексында һәм Авиатөзелеш районында һава сыйфатын тикшерүгә халык белән бергә урынга чыктылар

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе белгечләре  «Салават Күпере» микрорайонында һәм Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча иртәнге сәгатьләрдә һава торышын  тикшерергә чыктылар. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экологик лабораториясендә һәм Роспотребнадзор лабораториясе белгечләре тарафыннан куелган махсус җиһазлар ярдәмендә автоматик режимда 2 урында башкарылды. 6: 00 сәгатьтә «Салават Күпере» торак комплексында Наил Йосыпов урамы, 5 һәм Камышинская урамы, 84 адресы буенча  Төньяк торак массивында пробалар алынды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Салават Күпере» микрорайонында чыккан вакытта ис юк иде, ә  Төньяк бистәсендә  начар ис сизелде.

Пробалар түбәндәге күрсәткечләр буенча анализланды: углерод оксиды, азот, оксид һәм азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, күкерт водороды, формальдегид, бензол, изопропилбензол, толуол, о-ксилол, бутилацетат, фенол, стирол һәм хлоробензол. Пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән артып китүе анализ нәтиҗәләре буенча ачыкланмаган. Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 6 февральдә кул насосы- ярдәмендә сайлап алынган һава составында да пычраткыч матдәләрнең артып китүе ачыкланмады. Роспотребнадзорның газоанализаторлары да атмосфера һавасында зыянлы матдәләрнең артып китүләрен  ачыкламаган. Хроматограф ярдәмендә өйрәнү нәтиҗәләре берничә көн эчендә билгеле булачак.

Экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр иткәнчә, узган ел Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында атмосфера һавасы сыйфатына бәйле  гражданнар мөрәҗәгатьләре арткан. Бер ел эчендә 200дән артык мөрәҗәгать керде. Барлык шикаятьләр дә каралды, җавап чаралары күрелде. Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, атмосфера һавасын тикшерергә, шул исәптән «Салават Күпере»торак комплексында яшәүчеләр катнашында да, чыктылар. Әлеге маршрут тикшерүләре нигезендә прокуратура белән берлектә дә  тикшерүләр үткәрелде. Атмосфера һавасын вакыт-вакыт пычратуның потенциаль чыганакларын билгеләү өчен шундый ук  чыгып тикшерүләр һәм территорияләрне маршрут тикшерүләре үткәрелде. Төп потенциаль чыганаклар өч предприятие булырга мөмкин, шул исәптән «ПЖКХ» идарәче компаниясенең Химия урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны. Барлык 3 объект турында мәгълүматлар Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә Казан районара табигать саклау прокуратурасы белән берлектә тикшерү үткәрү өчен тапшырылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ» идарәче компаниясе полигонын эксплуатацияләгәндә кайбер тупас хокук бозулар ачыкланган. Предприятие административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 8.1 ст., 8.2 ст. 4 өлеше һәм 8.4 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш 2021 елның 31 мартына кадәр пычраткыч матдәләр чыгаруга билгеләнгән нормативларсыз хуҗалык эшчәнлеге алып барган  өчен ПЖКХ ИК ҖЧҖ  төбәк операторы адресына пычраткыч матдәләр чыгарган өчен 18,9 млн. сум өстәмә түләү турында таләп җибәрелгән. Хәзерге вакытта идарәнең дәгъваларын Татарстан Республикасы Арбитраж суды карый.

Хәзерге вакытта оператив җавап бирү максатыннан Министрлык атмосфера һавасының пычрануына автоматик контроль станциясе урнаштырды. Ул Казан шәһәре Киров районының 188нче күппрофильле лицее, Илһам Шакиров проспекты, 3нче йорт территориясенә куелган. Хәзер техник эшләр башкарыла (экологик-аналитик җиһазлар һәм һава үрнәкләрен сайлап алу өчен проботор зонд өчен өстәлләр кую, электр энергиясен кертү һәм чыбыкларны үткәрү буенча эчке эшләр, кондиционерлау һәм җылыту системаларын монтажлау). Станция 24/7 автомат режимында һава үрнәкләрен сайлап алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International