Экологик белем - чиста шәһәрнең нигезе. Инспекторлар Лениногорск укучылары өчен экодәрес үткәрде

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән темага экодәрес үткәрде.

Экологлар балаларга  әйләнә-тирә мохитне һәркем  кайгыта алуы турында сөйләделәр. Укучылар белән бергә белгечләр кечкенә эшләр исемлеген төзеделәр: кошлар өчен җимлекләр ясау, чүп-чар җыю, җәй көне үсемлекләр, агачлар утырту. Махсус дәрес өчен балалар рәсемнәр әзерләделәр һәм шәһәрнең урамнарын чисталыкта саклау өчен ниләр эшләүләре турында сөйләделәр.

Балалар гадәттәгечә Министрлыктан экологик тематикага буяу китаплары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International