Бүген экология министрлыгы инспекторлары янә «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча урынга чыктылар

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген министрлыкның күчмә экологик лабораториясе янә «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыкты. Берничә көн дәвамында министрлык адресына бу микрорайонда  начар ис турында 20ләп мөрәҗәгать килде. Атмосфера һавасына пробалар Илһам Шакиров урамы, 7а адресы буенча сайлап алынды. Күчмә лаборатория үткәргән пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләрдән артуы  табылмаган. Шулай ук экологлар барлык матдәләрнең тулы исемлеге буенча анализ өчен кул насосы белән  дә проба алдылар. Нәтиҗәләр берничә көннән билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк министрлык Казанның Киров һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча берничә тапкыр чыккан иде, шул исәптән атмосфера һавасын пычратуның потенциаль чыганакларын билгеләү өчен «Салават Күпере» микрорайонының бөтен территориясендә тикшеренүләр уздырылган иде. Исәп-хисап үткәрү нәтиҗәләре буенча, 3 предприятие төп потенциаль чыганак була ала, дип ачыкланды. Барлык 3 объект турында мәгълүматлар Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә тикшерү үткәрү өчен Идел-Кама төбәкара Росприроднадзор идарәсенә тапшырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ» ИК полигонын эксплуатацияләгәндә берничә хокук бозу очрагы ачыкланган. «ПЖКХ» ИК адресына Росприроднадзор белгечләре хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә биргән. Бүгенгә күрсәтмәләр контрольдә тотыла, Росприроднадзор күрсәтмәсен үтәмәгән очракта, өстәмә административ чаралар күреләчәк.

Өстәмә хәбәр итәбез, хәзерге вакытта оператив җавап бирү максатларында Министрлык атмосфера һавасын  тикшерү станциясе  урнаштырды. Ул Казанның Киров районындагы 188 нче күппрофильле лицей, Илһам Шакиров проспекты, 3 нче йорт территориясендә. Хәзер биредә электр энергиясен атмосфера һавасын  тикшерү станциясенә  тоташтыру эшләре бара. Электр тоташтырылганнан соң (эчке электрика, кондиционер, җылыту) тереклекне тәэмин итү чараларын урнаштыру планлаштырыла. Параллель рәвештә станцияне махсус лаборатория җиһазлары белән тәэмин итү мәсьәләсе карала. Лаборатория җиһазларын җиһазландыруга акча бүлеп биргәннән соң, сатып алуга һәм урнаштыруга аукцион үткәреләчәк. Атмосфера һавасын  тикшеренү станциясе  24/7 автоматик режимда эшлиячәк, 20 секунд саен һава үрнәкләрен сайлап алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International