Мамык мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Һава торышын фаразлаучы технологияләр» темасына «Цифр дәресе» узды. Бу дәресне Егор Тарнавский - Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары үткәрде.
Ул балаларга һава торышы фаразының ничек барлыкка килүен һәм ясалма интеллектның һава торышын билгеләүдә нинди роль уйнавын аңлатты. Укучылар һава температурасы, атмосфера басымы, җил тизлеге һ.б. метеорологик параметрларны аерырга өйрәнделәр.
«Алда балаларны имтиханнар һәм аларның тормышында мөһим адым - һөнәр сайлау көтә. Киләчәктә аларга уңышлар телим. Һәрвакытта да алдынгы төбәк булган Татарстанда барлык һөнәрләргә ихтыяҗ бар», - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.