Сарман районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү чаралары бара

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре республика халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү эшләре алып баралар.

Хәзерге вакытта Кормаш торак пунктында 70 метр тирәнлеккә кадәр эзләү скважинасы бырауланган, геофизик тикшеренүләр үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 2 сулы горизонт ачыкланган. Хәзерге вакытта сайлап алынган су пробаларына лаборатория тикшеренүләре үткәрелә. Барлык эшләр нәтиҗәләре буенча районда эчәр җир асты сулары запасларын саклау өчен хисап  әзерләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International