Буа районы экологлары су басу зонасына эләгүче территорияләргә рейдлар үткәрә

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Су басу вакытында су объектларының пычрануына юл куймас өчен һәм елгаларга һәм күлләргә диффуз агынтылар эләгүен булдырмас өчен, ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары даими рәвештә су басу зонасына эләгүче территорияләрне тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Шулай итеп, экологлар Апас районы Свияга торак пункты янында Зөя елгасын тикшерделәр инде. Тикшерү вакытында табигатьне  бозу очраклары табылмаган.

Шулай ук белгечләр Буа районы Кыят авылында Зөя елгасын тикшерделәр. Су дәрәҗәсе кискен күтәрелү сәбәпле, бу зонада Буа – Кыят автомобиль юлы күпере су астында калган. Халыкның йортлары су басу зонасына эләкмәгән.

Рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International