Татарстан халкы 4 тоннадан артык электр җиһазлары калдыкларын утильләштерүгә тапшырган

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

6 һәм 7 апрельдә татарстанлылар Казанда һәм Зеленодольск шәһәрендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыюда актив катнаштылар. Бюджет учреждениеләре, аларның ведомство карамагындагы оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар 4 тоннадан артык электролом калдыкларын утильләштерүгә китерде. Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәге бүлеге дә акциягә кушылды һәм 25 берәмлек җиһазны утильләштерүгә тапшырды. Җыелган барлык техника һәм электр җиһазлары махсус экологик комбинатка эшкәртүгә җибәреләчәк.

Моннан тыш, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасында актив катнашканы һәм тәрбияләнүчеләрнең экологик белем алуына керткән өлеше өчен, Табигатьтән рациональ файдалану фонды тарафыннан Казанның 24 нче балалар бакчасы бүләкләнде. Дипломнар белән бергә балалар истәлекле бүләкләр – Табигатьтән рациональ файдалану фондыннан экологик әкиятләр һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан «Экология мәктәбе» уен-буяулар алдылар.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты-халыкка үз вакытын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеге бирү. Утильләштерү Табигатьтән рациональ файдалану фондының электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча үз куәтләрендә, шулай ук партнерлар предприятиеләрендә башкарыла.

Программада катнашу кагыйдәләре сылтама буенча бар: https://eko-fond.ru/electronics/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International