Руслан Мәннапов - «Кичке-Тан» төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигать заказнигы башлыгы. Табигатьне саклау өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген ул 2011 елда ук башлый. Ул вакытта ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә эшкә килде. Ә хәзер Руслан Рамил улы Әгерҗе районының аеруча саклаулы табигый территорияләрендә сак астында тота. Чиста урманнар, ресурсларны арттыру, хайваннар һәм кошларның сирәк төрләрен саклау – менә безнең геройның төп бурычлары. Моннан тыш, Руслан экологик-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул экологик дәресләр үткәрә, агачлар утырту буенча өмәләр һәм акцияләр оештыра, поши, җәйрән һәм өчен азык урнаштыра. Профессиональ уңышлары - безнең сәхифә герое 2022 елда «ЭКОлидер» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Яраткан ир һәм бәхетле әти үсеп килүче буынга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен җиткерә һәм барысын да әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакыра.