ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәр прокуратурасының агынты суларны Инеш елгасына агызу турында мәгълүмат килде.
Экологлар урынга чыкты. Су саклау территориясен тикшерү барышында агынты суларны туфракка ташлау факты ачыкланган. ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре Инеш елгасының агынты су төшү урыныннан югарырак һәм түбәнрәк су пробаларын сайлап алган, шулай ук туфрак пробалары алынган. Пробалар тикшерелә. Барлык материаллар да ТР Түбән Кама шәһәр прокуратурасына процессуаль чишелешләр кабул итү өчен тапшырылды.