Татарстанда яшьләр өчен һөнәри юнәлеш фестивале уза

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Фестивальне уздыруның төп мәйданчыгы Round платформасы. Фестивальдә 10 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен Round түләүсез мобиль кушымтасын урнаштырырга яисә аның web-версиясеннән (https://round.zone/) файдаланырга, бирем сайларга, проектны әзерләргә һәм бастырып чыгарырга кирәк. Челленджлар арасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан «Су чистарту» йөкләмәсе дә бар. Компания экспертлары иң яхшы проектларны сайлаячак һәм җиңүчеләрне бүләкләр белән бүләкләячәк. Биремнәрне 31 майга кадәр башкарырга кирәк.

Фестиваль үсмерләргә булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк, яшь актив егетләр бергәлеге булдырачак. Барлык катнашучылар да яңа белемнәр алачаклар һәм Татарстанның эре предприятиеләре эшчәнлеге турында белеп, киләчәктә эшкә бара алачаклар. Җиңүчеләр һәм иң актив кулланучыларга призлар каралган.

Фестивальне гамәлгә куючы булып «Дарвин» заманча мәгарифеннән файдалану мөмкинлеген үстерү фонды тора. Быел Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы һәм «Дарвин» заманча мәгарифнең һәркем файдалана алырлык булуын үстерү фонды арасында килешү имзаланды. Аның кысаларында «Су чистарту» йөкләмәсе булдырылган да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International