«Комсомольская правда» медиатөркеме халык экологик конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. «Комсомольская правда» медиатөркеменең Илкүләм Экологик Премиясе - компанияләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм фикер лидерларының иң яхшы практикалары, технологияләре һәм проектлары өчен премия. Төп максат табигатькә сакчыл мөнәсәбәт. Сезнең проектлар турында бөтен ил белсен һәм киләчәктә аларны башка төбәкләрдә тормышка ашырырга мөмкин булсын өчен Сез дә катнашыгыз.
Премия сайтында бушлай гариза бирә аласыз https://ecopremiya.kp.ru/
Гаризалар кабул итү 12 октябрьдә тәмамлана, шуннан соң Экспертлар советы җиде номинациядә җиңүчене билгеләячәк:
- ЭкоПродукт
- ЭкоПредприятие
- ЭкоТехнология
- ЭкоЛидер
- ЭкоХәрәкәт
- ЭкоИнициатива
- Без җаваплы
«Комсомольская правда» медиа төркеме премиясе җиңүчеләре 8 декабрьдә үз бүләкләрен һәм дипломнарын алачак!