Бүген - Бөтенроссия Эколяталар көне

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия Эколята көне билгеләп үтелә. Эколяталар-чын дуслар һәм табигатьне саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре экологлары тематик дәресләр әзерләделәр.

Министрлыкның экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгечләре Казанның 18 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Эколяталар чиста һава өчен» дигән танып белү дәресе үткәрделәр. Балалар әйләнә-тирә мохиткә нинди тискәре факторлар янаганлыкны һәм нинди һава пычрану чыганаклары барлыгын белделәр.

Ә Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буаның «Теремкәй» балалар бакчасы балаларын Умница, Елочка, Шалун һәм Тихоня белән таныштырдылар. Экологлар Эколятларның кем икәнлеге һәм алар нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр.

Чистай шәһәренең 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне Эколятлар сафына багышлау тантанасы узды. Чарада Идел-Кама идарәсе белгечләре катнашты. Экологлар, үз чиратында, әйләнә-тирә мохитне саклау турында  әңгәмә үткәрделәр.

Ә Чаллыдагы 82нче балалар бакчасында «Эколатлар көне» үткәрелде. Бу көнне балаларның экологик белем һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән тематик чаралар оештырылды. Уеннар, биремнәр, эстафеталар бәйрәмнең күңелле өстәмәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International