Чаллыда 17 команда экойөгерештә көч сынашты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бөтенроссия өмәсе кысаларында 22 апрельдә Чаллының 65 комплексы артында плоггинг форматында экоузыш узды. Анда катнашучылар спорт белән чүп-чар җыюны берләштерделәр. 45 минут эчендә 100 дән артык активист 200 капчык чүп җыйды. Чаллылылар биш кешедән торган командаларга берләшеп чүп-чар җыйдылар.

Экойөгерешнең җиңүчеләре :

1 урын - «Яшь экологлар» җыелма командасы

2 урын -  «24 нче мәктәп»

3 урын - «52 нче мәктәп»

Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Белешмә:

Плоггинг - чүп-чар җыю белән берләштерелгән билгеле бер дистанциягә йөгерү ул. Оештыручылар - «Орион» яшьләр үзәгенең «Экоактивлар» экология берләшмәләре үзәге, ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Автозавод районы башкарма комитеты һәм шәһәр Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International