Питрәч районының мәктәпкәчә яшьтәге балаларына чүп чарны сортлау һәм эшкәртү турында сөйләделәр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Питрәч районында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылының  2нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны сортлау һәм аны эшкәртү буенча белем бирү экодәресе үткәрделәр.

Экологлар балаларга чүп эшкәртү калдыкларны яңа продуктларга әйләндерү процессы дип аңлаттылар, шулай ук төрле эшкәртү ысуллары турында сөйләделәр. Дәрес мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булса да, балалар ни өчен калдыкларны дөрес сортлау мөһим икәнен  беләләр дә икән. «Мондый дәресләр балаларга әйләнә - тирә мохит турында кайгыртуның хәзерге җәмгыятьнең мөһим һәм аерылгысыз элементы булуын аңларга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте экологлар.

Балалар белгечләргә әйләнә-тирә мохит турында кайгыртулары һәм батарейкалар җыюлары турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр мондый чараларны күбрәк үткәрергә вәгъдә иттеләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар инспекторлардан бүләккә буяу китаплары  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International