2023 елда Татарстанның Идел-Кама зонасының 7 районында 234 хокук бозу ачыкланган

2024 елның 15 марты, җомга

Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов идарәнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмәләрдә доклад белән чыгыш ясады.

Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, 2023 елда Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары 7 район территориясен тикшерү барышында 234 хокук бозу очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 220 кисәтү чыгарылган. 14 штраф салынган, 2 зыян өчен күрсәтмә бирелгән. Барлык штрафлар һәм зыян калдыклар белән эш итү өлкәсендә. Идел-Кама идарәсе тарафыннан салынган штрафларның һәм зыянның гомуми суммасы 529 385 сум тәшкил итә. Рафис Әхмәтҗанов мәктәп укучыларының активлыгына аерым игътибар бирде.

Территориаль идарәгә килгән 796 мөрәҗәгатьнең 743е «Мәктәп экопатруле» системасы аша килгән, бу барлык мөрәҗәгатьләрнең 93,3 процентын тәшкил итә.

Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәләләр элеккечә рөхсәтсез урыннарда чүплекләр булдыру мәсьәләсе. Идарә башлыгы 1 апрельдә санитар икеайлык башланачагын искәртте һәм район һәм җирлек башлыкларын бу 60 көнлек чисталык экомарафонында актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International