18 марттан 24 мартка кадәр Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 131 мөрәҗәгать кергән

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр, шул исәптән кар чүплекләре. Бу тема буенча 56 хәбәр килгән. Әйтик, узган атнада Экология министрлыгы инспекторлары республиканың Биектау районы Яшь Көч авылына законсыз кар чүплеге турындагы шикаять буенча урынга чыгып киттеләр. Санкцияләнмәгән кар салу факты расланды, инспектор чүплекне бетерү буенча чаралар күрү өчен мөрәҗәгатьне Биектау районы Дача авыл җирлеге башкарма комитетына җибәрделәр.

Шулай ук узган атнада атмосфера һавасының сыйфатына 46 шикаять һәм суның сыйфатына 19 мөрәҗәгать килде.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 785 мөрәҗәгать килгән. Аларның 87се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 178 хәбәр «Халык контроле» системасыннан кергән, 51е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 469 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- телефон буенча (843) 267-68-67;

- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

«Бердәм цифрлы кире элемтә тәрәзәсе»нә https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International