Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары зур законсыз карьерны ачыкладылар

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясендә, Нократ елгасы ярында, Мамадыш шәһәре янында төбәк дәүләт геологик контроле үткәргәндә санкцияләнмәгән карьерны ачыклаганнар. Законсыз эшкәртүнең гомуми мәйданы 1,4 гектар, карьерның тирәнлеге 4тән 10 метрга кадәр.

Ачык кадастр картасы мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән территория бүленмәгән. Мамадыш районы Башкарма комитеты җир кишәрлегенең хокук иясе булып тора.

Мамадыш районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны тыю турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International