Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча Экология министрлыгы инспекторлары төнлә урынга чыгып тикшерү үткәрделәр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә җил юнәлешен исәпкә алып сайланган ноктада, шулай ук янәшә урнашкан предприятиеләрнең санитар-күзәтү зонасы читеннән һава пробалары сайлап алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында рөхсәт ителгән күкертле водород концентрациясенең 11 тапкыр артуы ачыкланган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пробалар алу урыныннан төньяк-көнчыгыштарак Химическая урамында «УК ПЖКХ» ҖЧҖ тарафыннан файдаланыла торган каты көнкүреш калдыклары полигоны урнашкан (Федераль күзәтү астында).

Пробаларны  сайлап алу чорында Казан шәһәре территориясендә уңайсыз метеорологик шартлар игълан ителде. Полигонның ташландык чыганаклары булуга карамастан, бүгенге көндә «УК ПЖКХ» ҖЧҖдә начар метеорологик шартлар чорына ташландыкларны киметү буенча килешкән чаралар планы юк.

Моннан тыш, 19-20 мартта Осиново авылында урнашкан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе шулай ук атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән 2,05 тапкыр артуын ачыклаган.

Бу факт буенча барлык мәгълүмат Росприроднадзорга җавап чаралары күрү өчен җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International