Экология министрлыгы инспекторлары һава сыйфатына шикаять буенча Арча районына киттеләр

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Экология министрлыгына Арча районында яшәүчеләрдән һава сыйфатына шикаять килде. Мөрәҗәгать буенча Төньяк территориаль идарә инспекторлары һәм күчмә экологик лаборатория хезмәткәрләре чыкты. Җирле кеше шикаятендә күрсәтелгән территория тикшерелде. Начар ис булуы расланмаган, 500 м радиуста әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектлары да табылмаган.

Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә инспекторлар Подгорная урамындагы 2 нче йорт янында атмосфера һавасы үрнәкләрен алдылар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча һавада пычратучы матдәләрнең артуы ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International