Узган атнада Экология министрлыгына 79 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

11-17 март көннәрендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 79 мөрәҗәгать килгән. Аларның 7се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 11се «Халык контроле» системасы аша, 2се «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 59 хәбәр Министрлыкның башка элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Атмосфера һавасының сыйфаты атнаның иң актуаль мәсьәләсе булды. Бу тема буенча 36 шикаять килгән. Әйтик, узган атнада Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары җирле халыкның шикаятенә нигезләнеп Баулы районының Исергәп авылына киттеләр. Кешеләр «Татойлгаз» АҖ предприятиесе тарафыннан килгән газ исеннән зарланалар. Инспекторлар территорияне күчмә экологик лаборатория ярдәмендә тикшергәннәр, һава пробалары алынган. Һавада рөхсәт ителгән концентрацияләр чикләреннән артып китүе ачыкланмаган.

Шулай ук һаваның сыйфатына карата шикаятьләр Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән килә. Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары халкының мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк идарә инспекторлары чыга. Кулдан үрнәк алу ярдәмендә анализга түбәндәге адреслар буенча һава пробалары алынды: Ш.Усманов урамы, 11а йорт; Хлебозаводская урамы, 1 йорт; Воровский урамы, 11 йорт; Беломорская урамы 260 йорт янында; Химиклар урамы, 3 йорт; Сәнәгать урамы, 17 йорт; Леонид Черкасов урамы, 179 йорт; Кутузовский тыкрыгы, 3 нче йорт; Краснодонская урамы, 24 нче йорт; Химиклар урамы, 3 нче йорт; Беломорская урамы, 45 нче йорт; Пестель урамы, 108 нче йорт; Лукин урамы, 41 нче йорт. Сайлап алынган һава пробалары әлегә лаборатория тикшеренүендә.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 654 мөрәҗәгать килгән

Табигать саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

-телефон буенча (843) 267-68-67;

- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- «Бердәм цифрлы кире элемтә тәрәзәсе»нә https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International