Халыкның уяулыгы һәм инспекторларның оперативлыгы аркасында хокук бозучы туфракка китерелгән зыян өчен түли

2024 елның 15 марты, җомга

Экология министрлыгына Буа районында яшәүчедән Татар Буасы авыл җирлеге территориясендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү турындагы мөрәҗәгате килде. Экология проблемаларына битараф булмаган ир-ат үзе фотога хокук бозуны теркәгән.

Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары шикаять буенча оператив рәвештә урынга чыгып киттеләр. Тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Татар Буасы авылы читендә, 37 кв.метр мәйданда, җирле халыкның берсе туфракның уңдырышлы катламын законсыз рәвештә алган. Бозылган уңдырышлы катламның тирәнлеге 60 см артык тәшкил итә. Инспекторлар тарафыннан туфракка китерелгән зыян исәпләнә һәм хокук бозучыга күрсәтмә бирелә.  Зыян  күләме 29 680 сум. Хәзерге вакытта ул тулы күләмдә түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International